Татарские поздравления на никах на татарском языке своими словами


Поздравления с Никахом на татарском языке

Никах коне белэн котлыйбыз. Куркэм тормыш сезгэ телибез. Гаилэ булып кавыштыгыз, Бер-берегезне яклап яшэгез! Яратыгыз, шашып яратыгыз, Хэм элбэттэ хормэт итегез! Барсы да булсын очен тэртип, Муллы тормыш сезгэ телибез! Бэхет, иминлек хэм тынычлык, Гаилэгезне балалар горлэтсен! Ходай гаилэгезне сакласын, Без телибез сезгэ унышлар! (перевод в стихах) С днем никаха поздравляем. Жить в гармонии желаем. Друг за друга быть горой, Коли стали вы семьей! Чтоб любили, обожали, И непременно уважали! Чтобы было все в порядке, Пожелаем жить в достатке! Счастья, мира и добра. Чтоб окружала детвора. Пусть семью хранит Аллах, Мы желаем вам всех благ!

Никах коне белэн котлыйбыз, Татулыкта яшэуегезне телибез! Гаилэгез булсын бик нык, Яшэгез сез тик яратышып. Элбэттэ хормэт итеп, яратыгыз Бер-берегезне саклагыз Сез. Шэп гаилэ икэн дисеннэр, Дусларыгыз сокланып карасыннар! (перевод с татарского в стихах) С днем никаха поздравляем, Жить в гармонии желаем! Крепкой будет пусть семья, Чтоб жилось вам лишь любя. Непременно уважайте и любите, И друг дружку берегите. Чтоб смотря на вас друзья, Говорили: «Классная семья!»

Никах коне, никах коне буген. Сезнен кавышкан конегез! Бэхет белэн тулы кунелегез, Гел шулай барсын тормышыгыз. Бер йорэктэй булып типсен, Сезнен парлы йорэгегез. Буген биргэн вэгъдэлэр, Гомерлеккэ саклансын! (перевод в стихах) День никаха, день никаха Сегодня День соединения у вас! Душа Ваша счастьем полна, Пусть жизнь всегда будет светла. Пусть воедино бьются любя, Теперь уже парные ваши сердца. Клятвы данные сегодня друг другу, Сумейте сохранить на века!

Никахыгыз котлы булсын! Бүген сез ир белән хатын, Башка гаиләләр өчен Үрнәк булып гомер үтсен. Бүген сез бәхетле, матур, Тормышыгыз сезнең бәллүр, Саклагыз гына барысын, Ихлас Аллам да сакласын. (перевод с татарского) Никах ваш пусть будет счастливым! Сегодня муж вы и жена, Пример вашей семьи красивым Пусть будет парам все сполна. Сегодня счастье у вас, радость, Но жизнь хрупка, словно хрусталь, Вы берегите эту сладость, Храни Аллах вас, вместе вдаль.

Никах белән сезне котлыйбыз, Берләшмәгә бәхет телибез, Тормышта һәлакәт булмасын, Гаилә бизәкләре мәңге калсын. Булсын сездә бәхет, мәхәббәт, Балалар белән йорт тулсын гөрләп, Кайгы-хәсрәт булмасын, Афәттән күк күкрәмәсен. (перевод с татарского на русский) Поздравляем вас с никахом, Счастья вашему союзу, Не кончается пусть крахом, Вечными пусть будут узы. Вам желаем любви, счастья, Деток, полный-полный дом, Пусть не будет бед, ненастья, Не гремит над вами гром.

Бүген сез гаилә корасыз, Бүген бәйрәм йортыгызда, Никах белән сезне котлыйбыз, Телибез мәхәббәт сезгә. Яшьләребез, бәхет булсын, Өегездә сезне көтсен, Бала көлүе таралсын, Уңыш, хислар сездә калсын. (перевод с татарского) Сегодня вы одна семья, Сегодня праздник в доме вашем, С никахом, милые друзья, Любви вам, молодые наши. Пусть будет счастье в вашем доме, Пусть детский смех там раздается, Всех благ, успехов вам в объеме, И чувство в вас пусть остаётся.

Яшьләргә бүген никах укылды, Күкләрдә Ходай кавыштырды, Мәңгегә ир белән хатын алар, Тормышлары бәхет белән тулды! Юлларыгыз булсын гел якты, Бер-берегезне саклагыз, Әти-әнигә оныклар буләк итеп, Бер-берегезне яратыгыз! (перевод на русский в стихах) Молодые сегодня отмечают Никах, На небесах соединил их Аллах, Теперь они вечно муж и жена, Жизнь отныне счастьем полна! Светлого Вам пожелаем пути. Чтоб друг друга всю жизнь берегли. Внуков родителям чтоб подарили И сильно сильно друг друга любили!

Кадерле, хөрмәт яшьләребез, Матур-матур бүген көнегез, Никах туегыз белән без Котларга да ашыгабыз. Йөрәкләрегез шәп типсен, Мәхәббәтегез күп яшәсен, Тормышта шатлык булсын, Тазалык, муллык керсен. Тату яшәгез, яшьләр, Булсын һәркөн бәхетләр, Булсын дуслык, ярату, Иминлек, хөрмәт итү. (перевод на русский) Дорогих молодых уважить, В прекрасный день пришли, С Никахом вас поздравить, Мы очень уж спешим. Пусть ваше сердце бьется, Любовь живет всегда, Жизнь здорово смеется, В достатке — красота. Живите дружно, молодые, Большого счастья вам, родные. Пусть будет дружба, и любовь Благополучна будет вновь.

Бүген бөтен кунаклар җыелды Яшьләрне котларга дип. Туган балаларыбыздан яңалык килде! Никах көнегез белән котлыйбыз! Явызлыксыз яшәргә телибез! Сезнең сайлавыгызны хуплыйбыз! Туган кызыбыз һәм шәп кияү! Туй бәйрәме ямьле үтсен! Мәхәббәтне гел кояш яктыртсын! Тату һәм дус яшәгез! Бер-берегезне һәрвакыт саклагыз! Оныкларны да бүләк итегез! (перевод в стихах) Собрались сегодня гости, Чтоб поздравить молодых. Получили мы все новость От детей наших родных. С Днём Никаха поздравляем! Век желаем зла не знать! Мы ваш выбор одобряем! Родная дочь и классный зять! Любовь пусть ваша длится вечно! Живите дружно и беспечно! Друг друга всегда берегите! Ну и внуков подарите!

Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, туй бәйрәме ямьле үтсен. Сез бер-берегезне, үз бәхетегезне тапкансыз, берүк бәхет кояшына тап төшермәгез. Берегезнең җылысы икенчегезне җылытып, икегез өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз!

***

Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, законлы никахыгыз белән тәбрик итәм. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

***

Бүген җирдә яңа гаилә туа. Яңа тормыш җирдә башлана. Берүк матур булсын. Берүк ныклы булсын, И ходаем, үзең ташлама! Үзегез табышкансыз да, Үзегез кавышкансыз. Хәерле сәгатьтә булсын Бүген тормыш башыгыз. *** Назланырга һәм назларга һәрчак вакыт табыгыз. Ишек һәм тәрәзәләрегезне Гайбәтләрдән ябыгыз. *** Тәмле булсын телләрегез, Тәмле сүз — җан азыгы. Татулыкта, тынычлыкта Яшәешнең кызыгы. *** Ир урынында ир үзе булсын. Үрелмәсен хатын бүреккә. Хатын була алу — олы бәхет. Уңган хатын — иргә бәхеткә. *** Гаиләгэ кермәсен көнләшү. Авыр сүз, үпкәләп эндәшү. Яшәгез гел тату, сөешеп, Шатлыкны, бәхетне бүлешеп.

***

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр, Алда өмет, бәхет, мәхәббәт. Түкми, чәчми гомер буйларына Илтә торган изге бәрәкәт. Бәхет кошы кунсын өегезгә, Сөенсеннәр әти-әниләр. Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән Тупырдашып үссен бәбиләр!

*** Парлы типсен мәңге йөрәгегез, Мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түп-түгэрэк булсын Бәхетегез — гомер юлдашы.

*** Кушылып үскән куш каеннар кебек, Бергә үтсен тормыш юлыгыз. Зәңгәр күлдә пар аккоштай, Бәхет күлләрендә йөзегез.

*** Яшәгез матур пар булып, Икегез бер җан булып. Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып.

***

Олы юлга сез чыгасыз бүген, Бергә кушып ике йөрәкне. Юл алдыннан әйтик сезгә Чын күңелдән изге теләкне. Без телибез чын күңелдән сезгә Аерылмасын тормыш юлыгыз. Гомер сукмакларын узган чакта Адашмагыз, зирәк булыгыз.

*** Ике агач озак яна, Учак сүнми — күрегез. Олыгайган көнегездә Уртак булсын түрегез.

*** Изге теләкләрем юллыйм Кияү белән кәләшкә. Бары бәхет-шатлык кына Юлдаш булсын һәр эштә. Иң зур киңәшем шул сезгә Тормыш бизәге — бала. Киләчәктә бәхет юлын Бары ул гына сала.

*** Бер-берегезнең кадерен белеп. Шатланып, уйнап-көлеп, Үтегез тормыш юлларын Пар күгәрченнәр кебек.

*** Талдай зифа буйлары, Бигрәк матур уйлары. Шаулап торсын, гөрләп торсын, Җырлап торсын туйлары.

*** Гел уңышлар көтеп торсын Үтәсе юлыгызда. Бәхет өчен күп кирәкми. Ул бит үз кулыгызда.

*** Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә Гадел юлны сайлый белегез. Бездән сезгә шушы теләк: Бер-берегезне аңлый белегез.

***

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ. Иңгә иңне куеп, аңлашып. Ерактагы картлык көнегезгә. Барып җитегез сез парлашып.

*** Озатабыз сезне ерак юлга. Озын юлга — гомер юлына. Кулны — кулга, уйны — уйга кушып, Ике йөрәк бергә булырга.

*** Яшәгез сез пар булып, Икегез бер җан булып. Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып.

*** Серле учак бар дөньяда. Ул — гаилә учагы. Бар аның дөрләгән чагы. Бар тик пыскыган чагы. Гаилә учагыгызның һәрвакыт Ялкыны көчле булсын!

*** Бездән сезгә изге теләк; Тәбриклибез бәйрәмегез белән. Истәлекле булсын туегыз! Бергә типсен кайнар йөрәгегез. Бер үк төсле булсын уегыз.

*** Яшәгез бер-берегезгә Гомерлек терәк булып. Бергә типкән йөрәк булып, һәрвакыт кирәк булып.

***

Безнең сезгә теләгебез: Кулларыгыз кулдан китмәсен. Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дә Җил-давыллар аны сүтмәсен!

*** Бүген — сезнең иң бәхетле, Иң шатлыклы көнегез. Матур булсын күңелегез, Тәмле булсын телегез. Яратып кына яшәгез Берегезне берегез!

*** Ходай биргән мәхәббәтнең Кадерләрен белегез. Барысы да сокланырлык Матур оя корыгыз. Матур, җылы оягызда Тату гына торыгыз!

*** Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын, Күтәренке булсын күңелегез. Саулык, шатлык, куанычлар белән Гөрләп үтсен бөтен гомерегез.

***

Кушып ике йөрәк ялкынын Учак тергезәбез яшьлектә Ходай безгә шулай куша Алмаш калдырырга бу җирдә

Яшьлек утын салган ул учакның Уртак булсын һәрчак җылысы Ялгыз парлы сагышларын җыеп Саргаерга язмасын иде.

Дөрләп торсын һәрчак учагыгыз Җылы биреп сезнең күңелгә Тигез ,озын гомер телим Һәрбер сабый үссен бәхеттә

Әгәр бер көн кайгы җиле кереп Учагыңны синең сүндерсә Балаларың адашмасын өчен Шәмен сакла күңелең түрендә ……

* * * Туганнарны һәм дусларны Шатландырырсыз бүген. Бәхет кояшы яктыртсын Сезнең мәхәббәт күген.

Гел якты булсын юлыгыз, Якты булсын уегыз. Котлы булсын никахыгыз Котлы булсын туегыз.

Бүген дөнья коенгандыр Ак карга ап-ак нурга Бәхетле тормыш тели ул …һәм ….га!

* * * Колач тутырып чәчкә җыялмадым Кыш бит инде, кырда кар тулы, Никах көнегез белән тәбрик итеп, Шигырь яздым сезгә бу юлы.

Син минеке мин синеке диеп, Кавышкансыз булыгыз бергә. Дошман көенсен, дуслар сөенсен, Күреп сезне гомергә бергә.

Яратышып, сөеп кавыштыгыз, Яшәгез гел бергә гомергә. Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтне Һич тутыкмый торган тимергә.

Алдыгызда бик зур юллар ята, Аерылмасын кулыгыздан кул. Туры булсын, изге булсын иде Икәүләшеп сез башлаган юл.

* * * Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар!

* * * Никах көнегез котлы булсын! Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез!

* * *

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез. Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен. Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!

* * *

Тормыш итү дуслар җиңел түгел Тормыш сукмаклары бормалы Саф йөрәкләр бергә типкән чакта Җиңелмәслек җирдә юл бармы?!

Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә Чәчәк атсын бәхет гөлләре. Картайгач та сагынып искә алыйк Шатлык белән үткән көннәрне.

Тормышыгыз сезнең матур булсын Тигез булсын барыр юллар да Тормыш юлыгызның дәвамы да Ошасын иде шушы туйларга!

* * *

Сез бүген иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мәхәббәттән генә торган яңа гаилә төзедегез! Без сезгә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, аяз таңнар, тату көннәр, ярату белән сугарылган гүзәл кичләр теләп калабыз! Ике якны тигез итеп, юктан да кызык табып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез! Бүген сезгә, бәгырькәйләр, Бары шул теләк кенә- Пар күгәрченнәр шикелле Яшәгез гөрләп кенә!

Пар балдаклар алмаштыгыз, Вәгъдәләр беркеттегез. Инде хәзер тигезлектә, Сөешеп гомер итегез

* * * Яшьлегегез матур чәчәк атсын, Бер теләктә хәзер икегез. Олы никах көнегез белән Тәбрикләргә рөхсәт итегез. Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел, Давыллар да куба җилләр дә. Һәрвакытта тормыш авырлыгын Күтәрегез бергә иңнәрдә. Тәбрик итәм сезне бу көн белән, Бер-берегезгә якын булыгыз. Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа, матур тормыш корыгыз.

* * *

Никах мәҗлесенә Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл. Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде. Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

* * * Кешегә Ходайдан бүләккә Гомер бит бер генә бирелә. Җаннарны мәңгегә кушарлык Никах та була ул бер генә! Бербөтен, түгәрәк бәхетне Югалтмый саклагыз гел бергә. Сөенеп, сөелеп яшәргә Кавышкан парлар сез мәңгегә! Яшьлектә үрелгән ояда Тынмасын балалар тавышы. Күкләрдә укылган бу никах Бәхеткә урасын язмышны. Мәхәббәт учагы сүнмәсен, Ялкыны җаннарны җылытсын. Телибез мәңгелек мәхәббәт, Бәхетнең тулысын, олысын.

* * * Әй, гашыйклар, яшьлек туегызга Кунак булып мин дә эләктем; Туегызны котлап шигырь яздым, Кайнарлыгын өстәп йәрәкнең. Тормыш бит ул тын күл түгел Давыллар да була, җилләр дә; Ни булса да йөкнең авырлыгын Күтәрегез бергә иңнәрдә. Тәбрик итәм кавышу көнегез белән, Бер-берегезгә тиңнәр булыгыз; Озын гомер, саф мәхәббәт белән Яңа матур тормыш корыгыз. Язмыш сезгә сөю бүләк иткән, Югалтмыйча аны саклагыз. Иңне-иңгә куеп, гомер буе Гел янәшә генә атлагыз. Мизгелләргә кушылып еллар үтсен, Өегезгә кайгы кермәсен. Пар былбыллар көнләшсеннәр сездән, Сөю кошы ташлап китмәсен. Пар аккошлар кебек яшәгез гел, Бәхет белән үтсен көнегез, Гомер язы сезне кавыштырды, Көзләргә дә бергә керегез.

* * * Туйлар гөрли бүген бу өйдә, Кияү белән кәләш иң түрдә. Тәрәзәдән ай да елмая, Бәхет теләп гомер-гомергә. Табын тулы кода-кунаклар, Бер-бер артлы ява теләкләр; Юлларыгыз, яшьләр, ак булсын, Сөюегез мәңге саф булсын. Яшәгез гел бергә, аңлашып, Сандугачлар кебек сайрашып. Түрендә дә алтын туегызның Утырыгыз шулай парлашып.

* * * Язмыш сукмаклары очраштырган, Бер-берегез белән таныштырган. Ике йөрәк берсен-берсе тапкан Саф сөюләр сезне кавыштырган. Бүген сезнең олы бәйрәмегез, Көтеп алган кызыл туегыз. Пар аккоштай ак күлмәкле парлар, Гел янәшә булсын юлыгыз. Сөю хисен саклап гомер буе, Шатлык-борчуларны бүлешеп, Яшәгез сез пар күгәрчен булып, Гел серләшеп, һәрчак килешеп. Бәхет теләп сезгә туй көнендә, Җылы сүзләр белән дәшәбез. Ходай кушып кавышкансыз икән, Ахыргача бергә яшәгез.

* * * Сезнең бәхет капкасын Бәла-каза какмасын! Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә Сезнең өйне тапмасын. Ягылмасын ялалар, Кагылмасын бәлаләр. Өйгә-илгә ямьнәр биреп, Гөрләп үссен балалар. Кулыгыз кулга тотынып, Бәхетегез мул булсын. Ахыр сулуларга кадәр Адресыгыз бер булсын! И гүзәл пар! Сезне Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле озын гомер телибез!

* * * Берсен-берсе сөйгән матур парлар «Мәңгелеккә!» диеп кавыша. Күктән иңә бүген изге дога, Язмышларны кушып язмышка. Бер-берегезне аңлап, санлап кына Үтегез сез тормыш юлларын. Уртак итеп шатлык-сөенечен Һәм бүлешеп тормыш сынавын! Күктән иңә бүген изге дога, Яшь парларга теләк — тигезлек. Бәхетегез мулдан булсын сезнең, Сөюегез булсын гомерлек

* * * Олы юлга сез чыгасыз бүген — Бергә кушып ике йөрәкне. Юл алдыннан әйтеп калыйк әле Чын күңелдән изге теләкне. Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр Кызганмасын тәмле телегез. Ике булып сез үскәнсез, инде Икегез бер була белегез!

* * * Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне Озатабыз туйда бүгенге. Авыр чакта таянычың булса, Тормыш ямьле, яшәү күңелле. Нигез булсын хыялларыгызга Безнең теләкләр дә — бер өлеш. Без татулык телик сезгә бүген, Бәхет йорты төзү — сезнең эш! Бары сөю генә, канат куеп, Хыял күкләренә күтәрә, Теләк җитә юлга чыгар өчен, Терәк кирәк юлны үтәргә! Табышкансыз, теләп барышкансыз, Пар булгансыз икән икегез, Бер-берегезгә гомерлек яр булып, Тигез, тату гомер итегез. Теләк шундый киләчәккә: Кайгыларны уртак бүлегез, Шатлыкларны бергә уртаклашып, Юл куешып яши белегез. Яңа тормыш дигән бинагызның Саф мәхәббәт булсын нигезе! — Үтә алмасын анда беркайчан да Яманнарның агулы сүзе. Бу тормышта төрле хәлләр була, Аерылмасын тормыш юлыгыз, Гомер сукмагыннан узган чакта, Адашмагыз, зирәк булыгыз.

* * * ЗАГС биргән язу — кәгазь бит ул, Саргая ул сандык төбендә. Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт, Чәчәк атсын күңел түрендә

Ике йөрәк бергә тибә хәзер, Мәхәббәттән күпер корыгыз, Бүген икәү бергә булган кебек, Мәңге-мәңге бергә булыгыз!

Кай җирләрдә генә йөрсәгез дә Юлларыгыз изге юл булсын! Бергә тапкан үзегез сайлаган Бәхетегез чиксез мул булсын!

Бер-берегезне сөю белән генә Чикләнмәсен тормыш юлыгыз. Сезне үстергән әти-әниләргә Һәрчак көләч йөзле булыгыз!

* * * Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз Икәү бергә гомер итәргә — Насыйп булсын бергә җитәкләшеп Гомер үрләренә җитәргә!

Яшәгез сез тоеп һәрвакытта Бер-берегезнең җылы кочагын, Кадерләрен җуймый саф хисләрнең Сүндермичә сөю учагын!

Мәхәббәтнең татлы җимешләрен: Сөйкемле кыз, батыр улларны Үстерегез бергә, насыйп булсын Үткәрергә алтын туйларны!

* * * Пар күгәрчен кебек, бер-берегезне сөеп Гөрләп үтсен гомер юлыгыз. Шатлык белән бәхет юлдаш булсын, Һәрчак шулай матур булыгыз! Тормыш итү тоташ шатлык түгел, Булыр аның кырыс чаклары. Яшәгез гел бергә, куеп иңне-иңгә, Арагызга кертми ятларны, Сокланырлык итеп яшәгез сез, Бергә типсен ярсу йөрәкләр — Туегызны котлап сезгә чын күңелдән Бездән шушы изге теләкләр!

* * * Шатлык белән тулып торсын Сезнең тормыш кәсәгез, Ике тармак гөл шикелле Гел янәшә яшәгез. Яшәгез тормыш яменең Кадерен белеп кенә, Хәтта чикләвек төшен дә Урталай бүлеп кенә.

* * * Кемнәр уйлап чыгаргандыр Яшьлектәге сөю хисен. Бүген күкләргә теркәлә Никах белән сезнең исем. Бу никахның ныклыгына Салсын Ходай саваплыгын. Күңелгә киртләп куегыз Парлап яшәү җаваплыгын. Сөю хисе гүя бәллүр. Ярата ул саклаганны. Җил-давылдан, кар-бураннан, Гомер буе яклаганны. Иртән кояш, кичләрен ай Сибеп торсын якты нурын. Уртак түбә асларында Булсын һәрчак сезнең урын. Тормыш юлын үткән чакта Булыр тавы, тигезлеге. Тауны үтү өчен кирәк Ир һәм хатын тигезлеге. Гаиләгезне бизәсен Шат авазы балаларның. Бала бит ул — ышанычы, Газиз ата-аналарның. Парлы килеш, тигез булсаң Читен булмас гомер итү. Ансат булыр җитәкләшеп, Көмеш, алтын туйга җитү. Туй көнегез котлы булсын. Күркәм булсын ак кышлардай. Чын сөю белән яшәгез, Чөкердәшеп аккошлардай!

* * * Бүген сезнең истәлекле, Иң бәхетле көнегез. Никах туе кичәгезнең Кадерләрен белегез! Хак Тәгалә очраштырып, Бер иткән юлыгызны. Пар балдаклар бүләк итеп. Бәйләгән кулыгызны. Сез бүгеннән җитәкләшеп Атлыйсыз бер сукмактан. Сезне котлап матур сүзләр Явалар төрле яктан. Берәү тели ак бәхетләр. Кемдер тели исәнлек. Без телибез сөю хисен. Бар гомергә җитәрлек. Бәллүр төсле сөю хисен Икәү бергә саклагыз. Гел дә кояш булып тормас. Җил-давылдан яклагыз! Алда әле туйлар бик күп. Бар көмеше, алтыны. Якут туйларгача җитсен Мәхәббәтнең ялкыны. Шул ялкынның учагында Җылынсын таныш-белеш. Туйга килгән һәр кешегә Күпсенми чыксын өлеш. Шулай яшәгәндә генә Яшәү күңелле булыр. Икәү корган гаиләгез Шатлык-бәхеткә тулыр. Тырышлык телик кияүгә, Ә кәләшкә — сабырлык. Терәк булып яшәү өчен, Уртак телне табарлык. һаман шулай бүгенгедәй Шат булсын күңелегез. Бездән сезгә иң зур теләк Бәхеткә күмелегез! Кәримова Фирдәүсә

* * * Яшәгез сез пар булып, Икегез бер җан булып. Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып. Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә, Иңне-иңгә куеп аңлашып. Ерактагы картлык көнегезгә Барып җитегез сез парлашып. Кабул булсын сезнең теләгегез, Эшкә ашсын барлык уегыз. Шулай бергә-бергә татулыкта Үтсен сезнең алтын туегыз. Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдан Гел янәшә атлагыз. Бар гомерегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен. Бүген безнең кайнар котлавыбыз Гомерлеккә шатлык китерсен. Уйнап җырлап озатабыз сезне Тукталмагыз юллар чатында. Насыйп булсын матур тормыш корып, Гел чабарга бәхет атында

* * * Яшьлегегез матур чәчәк атсын, Бер теләктә хәзер икегез. Олы никах көнегез белән Тәбрикләргә рөхсәт итегез. Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел, Давыллар да куба җилләр дә. Һәрвакытта тормыш авырлыгын Күтәрегез бергә иңнәрдә. Тәбрик итәм сезне бу көн белән, Бер-берегезгә якын булыгыз. Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа, матур тормыш корыгыз

* * * Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар!

* * * Никах көнегез котлы булсын! Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә

Татарские поздравления и тосты на свадьбу

Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дэ нинди сойкемле! Кузгэ-куз карашып елмаясыз, Бер гол чэчэклэре шикелле! Бер-берегезгэ ныклы терэк, Иптэш, сердэш булыгыз, Давыл-янгырга бирешми Гел янэшэ торыгыз! Котлы булсын туегыз!

Юллар кебек озын гомер сезгә, Кайгы җиле бердә тимәсен. Заман кораллары читләп үтсен, Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен. Йөзләрдә елмаю янсын, Табынга җыр куй, әйдә. Бөтен яктан теләк яусын, Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез, Бик пар килгән буегыз. Гөрләп үтсен тормышыгыз, Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт Сый-хөрмәт тулып торсын. Сыйлагыз дусны яратып, Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә Дошманнар сыенмасын. Якты нур сүнмәсен йөздә, Мәхәббәт суынмасын.

Тәбрик итәм кавышу көне белән, Тәбрик итәм кавышу көне белән, Котлы булсын туегыз. Озын гомер, сүнмәс бәхет белән, Яңа матур тормыш корыгыз. Матур булсын алгы көнегез, Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем тормыш юлыгызны Аяз күккә карап тиңләсен. Теләгем шул: тормыш юлыгызда Бер-берегезгә терәк булыгыз. Матур кызлар, батыр уллар үссен, Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

Ай! Кояштай елмая Буген сезнен йозегез Аерым идегез сез кичэ Буген инде икегез. Ике йорэк, бер ук жырны Жырлый башлый бугендэн Кайгы-хэсрэт дигэннэре Ерак йорсеннэр сездэн. Дуслык, туганлык хислэре Алар сездэн сунмэсен. Устерегез уллар-кызлар Гомер эрэм утмэсен. Тормыш булгач — барда була. Булыр авыр минутлар Бергэ-бергэ кинэш итсэн, Алар сездэн тиз узар.

Сул я гында кияу Тормыш голен Кадерлэ син аны гомергэ Монга хэдэр булган моххэбэтен Калсын синен шулай мэнгегэ.

Йозегендэ нурлар янсын Табыгынга жыр куй эйдэ Ботен яктан телэк яусын Килен белэн кияугэ.

Борын бабалардан калган Бергэлэп гаилэ кору Гаилэ корып тигез тыныч Матур тормышта тору

Сиңа атап әйтәм бу сүземне, Әти кеше – терәк багана. Саклаучы да, яклаучы да була Баласына, сөйгән ярына. Шуңа, улым син беренче көннән Хуҗа итеп той да үзеңне, Әтиеңнән үрнәк алып расла Гаиләдә һәрбер сүзеңне. Балаларың булсын сау-сәламәт, Мал-мөлкәтең булсын, алтының. Бу бит – минем ирем диеп, балкып, Горурланып торсын хатының. Шулай итеп матур яшәсәгез, Без дә бик сөенеп яшәрбез. Хатыныңа килен дип түгел, Кызым диеп сөеп дәшәрбез. Бүген сезнең бик тә истәлекле Һәм бәхетле кызыл туегыз. Көмеш, алтын, якут туйларгача, Бергә булса иде уегыз.

Оригинальное поздравление на свадьбу на башкирском языке

На татарском языке существует большое количество разнообразных поздравлений. Среди них можно выбрать абсолютно любое. Следует опираться не только на собственный вкус, но и на жениха с невестой, на то, кем они вам приходятся.

Если вы выбираете теплые и добрые слова для своего друга, то их можно обличить и в шуточную форму. Однако если вам предстоит сказать речь для своего коллеги, то лучше быть более официальным.

Существует несколько возможных вариантов поздравлений:

  • в прозе;
  • стихотворная форма;
  • тост;
  • восточная мудрость;
  • шуточный вариант;
  • песня;
  • танец.


Последние варианты особенно ярко приветствуются как самими гостями, так и молодыми супругами. Если вы не обладаете вокальными или хореографическими данными, то можете нанять ансамбль или танцевальный коллектив.
Это интересно: Стихи о свадьбе великих поэтов мира — оригинальный акцент торжества

Таким образом, вы подарите как присутствующим, так и супругам красивый номер в их свадебном торжестве.

Для сестры

Это один из самых близких вам человек. Именно её вы знаете с самого детства. Поэтому лучше всего не говорить заученные слова, и произнести речь от себя, от чистого сердца. В таком случае всем будет гораздо приятнее слушать теплые и добрые слова.

В своем пожелании можно отразить:

  • любовь;
  • воспоминания с детства;
  • шутку.

Не забудьте выразить и слова благодарности супругу сестры, сказав о том, что готовы принять его в члены семьи. Теперь их брак скреплен на небесах, а это значит, что пожелать можно счастливую семейную жизнь, взаимопонимания и согласия.

Для брата

Брат с сестрой, брат с братом связаны самой жизнью, с самого детства. Им есть что друг другу сказать и пожелать. В свадебный день брат становится хранителем своей семьи.

Пожелайте ему нести с честью и гордостью звание мужчины, сделать так, чтобы его семья никогда и ни в чем не нуждалась. Не забудьте и о воспитании достойных детей, таких же настоящих татар-мужчин. И пусть обязательно помнит традиции, чтит их и уважает.

Для племянницы

Это человек, которого вы знаете с детства, ведь она росла на ваших глазах.


Поздравления с днем свадьбы на татарском языке.

Обязательно пожелайте ей:

  • семейного счастья;
  • финансового благополучия;
  • позитива;
  • красоты;
  • жизненных сил.

Для дочери

Только добрые, теплые и искренние слова любви могут звучать в адрес самого родного и любимого человека. Как правило, мамы и папы стараются говорить речь от себя. Но нередко на торжественных мероприятиях они настолько сильно волнуются, что просто забывают слова.

Поэтому лучше написать и подготовить речь заранее, дабы в последствии не возникло проблем и неловких моментов.

Это интересно: Трогательная песня сыну на свадьбу от мамы

Пожелать любой дочери можно много, например:

  • наслаждаться жизнью;
  • всегда любить и быть любимою;
  • становиться счастливей день ото дня;
  • быть мудрой и терпеливой женой;
  • заботиться о муже;
  • построить крепкую и дружную семью.

Для сына

Когда сын перестает быть маленьким мальчиком и становится взрослым мужчиной, родителям нередко не сразу удается это понять. Свадьба – важный и ответственный поступок в его жизни. Теперь сын стал главой новой семьи.

Родители могут поздравить его с этим событием, ведь это действительно поступок настоящего мужчины.

Так как сильный пол не любит сентиментальных речей, то лучше поздравить своего сына с помощью танцевального коллектива или любимого музыкального ансамбля.

Выберите его любимого исполнителя и зажгите с сыном под молодежную песню. Ваш ребенок оценит этот поступок.

Рейтинг
( 2 оценки, среднее 4 из 5 )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями: